20 июльдә Халыкара шахмат көне узды, ә бүген 22 июльдә Бөтендөнья баш мие көне билгеләп үтелә. Бу даталар хөрмәтенә бүген тәрбияче Лилия Мөхәмәдиева төркемгә йөрүчеләр белән дәрес үткәрде.
Бүгенге дәрес башында тәрбияче бәйрәм датасы турында кыскача лекция укыды, аннан соң шахмат уйнаучы баш миенең гомуми торышы һәм хәтер ныгуы турында сөйләде.Шахмат уены да шулай ук игътибар туплауда ярдәм итә.
Бүгенге дәрестә социаль хезмәтләр алучы 6 кеше катнашты.
Соңгы яңарту: 2024 елның 22 июле, 09:26