2019 елның 20 нче мартында Әтнә муниципаль районының “Изгелек” узәгендә социаль хезмәткәрләр белән чираттагы эшлекле җыелыш узды. Җыелышта Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, вакытлыча директор вазифасын башкаручы Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һэм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы катнаштылар. Зөлфирә Зөфәр кызы хезмәткәрләрне профессиональ әхлак кодексы белән таныштырды. Үз чиратында бүлекчә мөдире Лилия Октябрис кызы карамакта торучы өлкәннәр белән эш барышында кулланылучы технологияләр темасын күтәреп чыкты.