2019 елның 17 октябрендә Әтнә муниципаль районы "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Кенжаева Зөлфия Джумай кызы һәм Минебаева Зөлфия Габделәхәт кызы "Трудотерапия" технологиясен кулланып, үз карамагындагыларга кышка яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән консервланган азык әзерләргә булыштылар. Әлеге технологиянең максаты – депрессиядән, нерв кичерешләреннән чыгарга булышу һәм организмның югалган функцияләрен торгызырга ярдәм итү тора.