12 ноябрь-Песнәк көне.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә сабыйлар белән әйләнә-тирә дөнья белән танышу максатыннан дәресләр үткәрелә. Хезмәт белгече «Кышлаучы кошлар»дигән чираттагы дәрес үткәрде. Балалар мультфильм карадылар, кош сурәтләре белән рәсемнәр карадылар, аларның тавышларын тыңладылар, канатлы дуслар турында табышмакларга бик теләп җавап бирделәр. Ата-аналар белән берлектә җимлекләр ясадылар. Хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова сүзләренә караганда, мондый танып-белү чаралары балаларда табигатькә карата кызыксыну уятырга, аңа сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, уртак карашны тирәнәйтә һәм киңәйтә, табигать дөньясына колак салырга өйрәтә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 ноябре, 18:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International