
12нче декабрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгечләре тарафыннан «Хокукый белемлелек дәресе: Конституция – безнең төп канун» дигән чара оештырылды. Балигъ булмаган катнашучылар Рәсәй Федерациясе Конституциясендә билгеләнгән хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмәдә бик актив катнаштылар. Балалар шулай ук Рәсәй Федерациясе Конституциясендә чагылдырылган кеше хокукларын һәм бурычларын үтәү өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында балигъ булмаганнар Рәсәй гимнын башкардылар.
Чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Соңгы яңарту: 2023 елның 12 декабре, 21:13