Чараның максаты: өлкән кешеләрнең ялын эчтәлекле итеп үткәрү, куллар моторикасын, фикерләү һәм хәтерне үстерү.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәрнең иң яраткан уеннарның берсе шашка уены булып тора, чөнки вакыт күңелле һәм файдалы аралашуда уза. Өлкәннәр азарт белән уйныйлар, уйлыйлар, аралашалар һәм тактикалары белән уртаклашалар, баш мие активлыгы, хәтер һәм игътибар яхшыра, ә уенда җиңү аерым шатлык китерә.
Өстәл уеннары өлкән кешеләрнең ялын оештырырга ярдәм итә, аларга аралашу мөмкинлеге бирә, социаль активлыкны арттыра һәм шуның өчен безнең өлкәннәр ул уеннарны бик яраталар.

Соңгы яңарту: 2020 елның 10 апреле, 09:51