08.04.2020 - "Изгелек" үзәгендә «Ветеран белән якшәмбе көн»

«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тыл хезмәтчәне Гатауллина К.Г. янында булдылар. Аңа азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар китерелде, шулай ук коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау һәм үз-үзеңне изоляцияләүне саклау буенча консультация үткәрелде. Белгечләр ветеранга урамга чыгудан тыелырга киңәш иттеләр һәм Әтнә районының «Кайнар линия»сенә  мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында аңлаттылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International