6 август – атом-төш коралын тыю өчен халыкара гамәлләр көне (Хиросима көне). Бу көнне без Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә булган фаҗига турында искә алабыз. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А. З. “Хиросима һәм Нагасаки – бөтен дөнья фаҗигасе” исем астында әңгәмә үткәрде. Бүген АКШ Хиросимга атом-төш бомбасын ташлаганга 75 ел үтте. Яралардан һәм нурланудан халыкның өчтән бер өлеше үлгән, ә шәһәр тар-мар ителгән, җир йөзеннән юкка чыккан диярлек. Өлкәннәребез күз яшьләре аша япон кызы Садако Сасакиның атом-төш шартлавы вакытында могҗиза белән исән калуын, аннан көчле авыруга дучар булып вафат булуын, кәгазь торналар турында легенданы, «Японский журавлик» җырын тыңладылар. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Әңгәмә ахырында, барысы бергә, атом-төш бомбасы шартлавы корбаннарын искә алдып кәгазь торналар ясадылар.

Соңгы яңарту: 2020 елның 6 августы, 15:30