04.08.2020 ел. “Стресска каршы-төсле карандашлар белән”

Максат: өлкәннәрнең буш вакытларын файдалы үткәрү,психологик халәтләрен күтәрү.

4 август көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эшләр буенча белгеч Исмәгыйлева И. Ф. «Раскраска-антистресс» дигән темага Шәйхетдинова Ф.Х. белән шәхси арт-терапия дәресе үткәрде. Фәндия Хаҗиәхмәт кызы төсләрне бик оста сайлый, вак бизәкләр һәм вак өлешләрне төсле карандашлар белән бизәргә ярата. Мондый дәресләр аңа стресстан,  борчылулардан арынырга, нервларын тынычландырырга, бармакларның, кулның  вак моторикасын ныгыта, хәтерне яңарта. Шәйхетдинова Ф. Х.рәсемнәр ясарга һәм буярга бик ярата һәм үз иҗатының нәтиҗәләренә чын күңелдән сөенә.

         Рәсем ясау белән шөгыльләнү өлкәннәргә иҗади потенциалны тормышка ашырырга ярдәм итә, бу, үз чиратында, ярсу, стресс һәм арыганлыктан арыныра. Үткәрелгән дәрестән соң Фәндия Хаҗиәхмәт кызының кәеф күтәренкелеге, уңай эмоцияләр  сизелеп тора.

Соңгы яңарту: 2020 елның 5 августы, 10:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International