04.01.2020. Скрапбукинг – күңелгә якын шөгыль!

Шөгылнең максаты:

- скрапбукинг техникасында эшләү, гамәли һәм иҗади күнекмәләрен үстерү;

 - скрапбукинг техникасында эшләнмәләр ясаганда тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, бармакларның вак моторикасын үстерү.

Шөгылнең бурыч:

- Скрапбукинг темасы буенча теоретик һәм практик белемнәрне ныгыту,

фантазияны үстерү, пөхтәлекне  арттыру;

- үз фикереңне төгәл һәм бәйле рәвештә әйтә белү сәләтен үстерү;

- әңгәмәдәшне тыңлау һәм ишетә белү.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Скрапбукинг» технологиясе буенча чираттагы шөгыл  узды.  Дәрескә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җыелды. Хезмәт буенча инструктор Заһидуллина А. З. котлау открыткасы ясау буенча яхшы кәеф һәм иҗади процесс белән уртаклашты. Катнашучылар зур кызыксыну белән  бу кул эше төрен үзләштерәләр , зур кызыксыну белән катнашалар. Әлеге уникаль кул сәнгате белән шөгыльләнеп, һәркем үзенең иҗади потенциалын,  фантазиясен актуальләштерә, үз сюжетын уйлап таба, яраклы декорны сайлый һәм үзенең открыткасын үзенчә ясый.

Якын киләчәктә бу открыткаларны дәрестә катнашучыларның дусларына яки якыннарына бүләк итеп тапшырачаклар. Скрапбукинг техникасы белән шөгылләнү һәркемне тынычландыра, сөенеч, дуслык хисләрен үстерүдә яхшы алым булып тора.

Соңгы яңарту: 2020 елның 7 феврале, 10:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International