03.10 Укытучылар көне алдыннан

5нче октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне. Бу барлык укытучыларның һөнәри бәйрәме. Барлык буыннар бәйрәме. Безнең һәрберебез өчен укытучы – зирәклекнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы. Укытучы – безне гомер буе озата баручы хөрмәт үрнәге. Бу көнне кадерле педагогларга чәчәкләр бүләк итәләр, җылы сүзләр әйтәләр.

Һөнәри бәйрәм алдыннан Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар. Һәр көнне күңелле сюрпризлар һәм күптән көтелгән шатлыклар, сәламәтлек, иминлек, тормыш энергиясе, гармония алып килүен теләделәр.

Хөрмәтле педагоглар, сезне һәрвакыт ихлас мөнәсәбәтләр җылысы, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуы һәм хөрмәте җылытсын!

Соңгы яңарту: 2025 елның 3 октябре, 22:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International