03.02 Чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне

3нче февраль көнне Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Анда әйдәп баручы мәхкәмә приставы-башкаручы Регина Илмир кызы Маркова, Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Диләрә Сабир кызы Матвеева, күпфункцияле гаилә үзәге бүлекчәсе юрисконсульты Алина Николай кызы Сәитова катнаштылар.

Бу көнне хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган, элеккеге ирләре алимент түләмәгән балаларны тәрбияләүче 2 хатын мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

Соңгы яңарту: 2026 елның 4 феврале, 21:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International