"Самовар янында сөйлəшү"

2018 елның 17 нче октябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəткəр Савинова С.А. һəм тəрбияче Шишкина Р.Г. тарафыннан "Киң күңелле хужабикə" клубында "Самовар янында сөйлəшү" темасына чара уздырылды. Түгəрəк өстəл янында белгечлəр чəйнең барлыкка килү тарихы, чəйгə бəйле йолалар турында сөйлəделəр, чəйнең файдасы, дəавалау үзлеклəре турында белемнəрне киңəйттелəр. Өлкəннəр хуш исле чəй əзерлəүдə үз тəжрибəлəре белəн уртаклаштылар. Чара ахырында социаль хезмəт алучылар хуш исле үлəн чəе пешерделəр, чəй эчү рəхəт һəм дус мохитта узды. Өлкəннəр чарадан уңай тəэсирлəр, яхшы кəеф алдылар.


 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International