Декабрь балаларның да олыларның да, яраткан ае, Могҗизалар ае. Чонки Яна ел якынлаша. Балалар туземсезлек белән Кыш бабай белән, Кар кызын көтәләр.
23 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар белән Курсабаш белем биру йортында Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм җырлы-биюле тамаша булып балаларның чыгышы белән үрелеп барды.Укучылар алдан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар,биюләр башкардылар.Соңыннан Кыш бабай үзе алып килгән күчтәнәчләрен, буләкләрен өләште.Бәйрәмнән бер кеше дә читтә калмады.Укытучылар,укучылар барсы да бәйрәм иттеләр. Балалар бәйрәмнән шат күнел белән,матур кичерешләр белән таралды.Укытучылар да бик кәнәгать калды.