Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2020 ел эшчәнлеген районыбызның авыл ветераннар советы рәисләре һәм активистлар җыены белән башлап җибәрде.
10 январь көнне Үзәк директоры, Социаль яклау, Мәшгүльлек үзәге җитәкчеләре, социаль иминият, пенсия фондлары вәкилләре белән очрашу узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.