2018 нче елның 15 нче декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова «Водолазлар ярдәмгә ашыга» дигән физик культура буенча ял сәгате үткәрде. Ул тәрбияләнүчеләрнең водолаз һөнәре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту; чыдамлылык, җитезлек, көтелмәгән очракларда тиз генә хәрәкәтне үзгәртә алу кебек физик сыйфатларны үстерү максатыннан үткәрелде.
Чара кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Балалар җитезлектә көч сынаштылар; зирәклек күрсәтеп, бердәм эшләргә тырыштылар. Ә командалык рухы ярыш процессына көч бирде. Нәтиҗәдә, һәрвакыттагыча, дуслык җиңде, ә балаларда шатлыклы һәм күтәренке кәеф барлыкка килде.