1 декабрь - Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне. Бу бәйрәм түгел. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтлегенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. 10 ноябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Мәгълүматлылык - СПИДтан иң яхшы яклау” дигән профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне шәфкать туташы уздырды, ул катнашучыларга ВИЧ-инфекция ачылу тарихы, бу үлем куркынычы булган инфекциянең төп йоктыру юллары, ВИЧ йоктыруны булдырмау чаралары, ВИЧ-инфекция авырулары белән аралашуның иминлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт алучылар кызыл тасманы буядылар. Кызыл тасма - СПИД белән көрәш символы.
4 ноября в Тюлячинском муниципальном районе прошло Первенство и Чемпионат Республики Татарстан по армрестлингу среди спортсменов с ОВЗ различных категорий. Мероприятие было приурочено ко Дню Народного Единства.
В соревнованиях приняли участие 17 команд из 12 городов и районов нашей республики. Соревнования проводились на правой и левой руке, в соответствии с правилами, участников разделили по видам заболевания и весовым категориям.
В упорной борьбе участвовал из Лесхозского дом-интерната получатель социальных услуг Загидуллин Рустем Ибрагимович. Спортсмен показал лучший результат и занял второе место.
Поздравляем нашего спортсмена с успешным выступлением, хорошими результатами и призовыми местами.
12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен - кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә.
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә һәм «Арт терапия» технологияләре кысаларында социаль хезмәткәрләр «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге йортында социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы чараны үткәрделәр. Бу көнне иҗат дәресе "космик" тематикага багышланган иде. Безнең әбиләр һәм бабайлар шатлык белән космик рәсемнәр ясаганнар, фигураларның пластилинын ясаганнар, аппликация методын кулланганнар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы килеп чыкты һәм аларга күп кенә уңай хис-кичерешләр китерде.