ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

“Ариадна җебе” программасы буенча эш кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта “Нәрсә ул дуслык?” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Көзге бәйрәм

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 01нче ноябрьдә МАУ Яшьләр  үзәге «Орион» белгечләре 36 инвалид бала  һәм 8 ата-ана өчен “Көзге бәйрәм» исемле чара  үткәрделәр.  Балалар янына кунакка әкияти геройлар Элли, Страшила һәм Кикимора килделәр, бәйрәмне уздырырга комачылауга уйладылар, ләкин барып чыкмады. Балалар кунаклар белән уеннарда катнаштылар, мультфильм, әкият геройларын атадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

“30 октябрьдә Россиядә бер гаепсез репрессияләнгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төрле лагерь һәм сөргеннәргә озатылган, үлемгә хөкем ителгән меңләгән кешеләрнең кайгы символына әверелгән Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Кукмара муниципаль районында ундүрт репрессияләнгән ветеран яши.  2018 елның утыз  беренче  октябрендә  " Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" хезмәткәрләре әлеге ветераннарга иганәчеләрдән күчтәнәчләр тапшырдылар.

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, халыклар бердәмлеге көне кысасында, социаль хезмәткәрләр шәһәр урамнарында "Бердәмлектә безнең көч!" дигән акция үткәргделәр һәм буклетлар тараттылар.

Сиздермичә җылы җәйге көннәр
Тиз-тиз генә үтеп киттеләр.
Алтын көз дә килеп җитте инде,
Кошлар җылы якка киттеләр.

Коелышкан яфраклар җирне
Җылытканнар, каплап алганнар.
Хәзер көннәр бигрәк кыскарганнар,
Көздән кышка таба баралар.

Сиздермичә, аяк очларына гына басып, авылыбызга көз килеп керде. Әле күптән түгел генә без су коенып, эссе кояш нурлары астында кызынып ята идек. Көтеп алган җәйге каникуллар да үтеп китте. Сентябрь җитте. Кемдер көзнең килүенә шатлана ,ә кемдер бу вакытны моңсуланып каршы ала... Чөнки көз – яңа уку елы башланган вакыт, табигатьнең кышкы йокыга китәргә әзерләнү чоры. Ләкин борчылуга сәбәп юк. Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, Һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар. Көз – ул Гүзәллек Патшабикәсе. Муллык.»Тургай» приютында бик матур булып уныш бэйрэме утте.Бэйрэмдэ балалар барсыда актив катнашты.Козге муллыкны чагылдырган кургэзмэлэрне барлык кешедэ куреп тан калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International