ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

30 октябрь көнне  “Наз” үзәге белгечләре белән бергә авыл җирлеге житәкчеләре районда яшәүче  репрессия корбаннарының хәлен белделәр һәм азык-төлек пакеты белән ”Моя газета” гәҗитенә язылган квитанцияне тапшырдылар.

ВЛКСМ га 100 ел булу уңаеннан, 2018 нче елның 31 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагогы Лилия Зарипова социаль ярдәм алучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрде.

31 нче октябрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

    "Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева социаль хезмәт алучылар  өчен ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган «Үткән эзләр буйлап» дигән әңгәмә һәм «Комсомол  –  чор тарихы» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

     Чараның максаты: Ватаныбыз тарихы белән кызыксынуны үстерү, комсомолларга хас патриотлык хисен саклау, горурлык, өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

    Әңгәмәдә комсомоллар да актив катнаштылар, ВЛКСМ оешкан көннән алып Комсомол тарихының төрле чорларына кагылып үттеләр. Алар ирешелгәннәр белән генә туктап калмаска, алга барырга  өндәгән китаплар турында да искә төшерделәр.

    Китап күргәзмәсе һәм комсомоллар турында мәктәп әсәрләре белән танышу  хатирәләрнең күңелле мизгелләре белән үрелеп барды.

   Чарада 27 катнашты.

 

Барысы да төрле, барысы да тигез

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 31нче октябрьдә жыр житәкчесе Городилова Н.Г. белән  тәрбияче Зарипова В.Ф. 39 инвалид бала  һәм 12 ата-ана өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган “Барысы да төрле, барысы да тигез» исемле тәрбиви чара  үткәрделәр.  Балалар бәйрәмнең барлыкка килүен искә төшерделәр, төрле милләт уеннарында катнашталар, татар халык биюен яратып башкардылар.

 

"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә чираттагы сораштыру үткәрелде, аның барышында ата-аналар белгечләрнең эшен бәялиләр, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм үзләренең теләкләрен белдереп махсус анкеталарны тутыралар.

"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә тематик чаралар чоры узды.

    Бу көн узган гасырның 30 – 50 нче сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә төшерә.Нахакка яла ягылган,“халык дошманы” исеме астында авыр җинаятьләрдә гаепләнгән кешеләрне аклау көне бу.

30 нчы октябрь көнне     Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында беренче уку оештырылды.

30 нчы октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен гомүм практика табибы Шайхлисламов Рафаэль Салихҗан улы  “Грипп һәм саклану чаралары” дип аталган лекция укыды. Сорауларга җавап бирде, тыңлаучылар кәнагать калды.

Эш визиты кысаларында Юрий Петрович, район башлыгы Гилманов Камил Камал улы белән бергә Аксубай муниципаль районы «Хыял " социаль приютында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International