ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   22 нче август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен  «Этнокультура татарского народа»  технологиясе кысаларында   «Социальный туризм»  проектын тормышка ашыру нияте белән, Рәсәй дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан Сарманның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт оештырылды.

Курск сугышы тәмамлануның 75-еллык юбилее хөрмәтенә  Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайлов исеменнән рәхмәт хисләре белән язылган Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка котлау хаты тапшырылды.

   Волонтерлар елы уңаеннан,  Россия флагы көнендә Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге базасындагы “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлегенең актив яшьләре район халкын Россия флагының тарихы белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International