ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Балигъ булмаган балаларның дәрестән тыш һәм каникул вакытын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Любовь Горюшева социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаган балалар өчен “Иң җитезе” дип аталган спорт ярышы уздырды. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балигъ булмаганнарның ялын файдалы итеп оештыру.

2018 елның 14 августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Мин биш исем беләм” дип аталган танып-белү уены үткәрелде.

14 нче август көнне “Астра” тернәкләндәрү үзәгә тәрбиячеләре Самойлова Г.Р. һәм Закирова С.А. “Безнең илебез - Россия” дигән әңгәмә үткәрдәләр.

Бүген, 14 августта, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Зәй районына эшлекле визит белән килде.

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме “Әбиләр һәм бабайлар, стартка!” ГАУСО КЦСОН "Надежда"

11 августта Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары  шәһәр стадионында уздырылган физкультурачылар көнендә катнаштылар.

Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә чираттагы ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары гаиләләрнең шәхси тернәкләндерү планының үтәлешен карадылар, гаиләләр белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды, исәптә торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары турында фикер алыштылар. Профилактика системасы субъектларының социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшчәнлегенә анализ ясалды.

Чирмешен  районының, «Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү турында аңлату эшләре алып бара.

14 август 2018нче ел, сишәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Мин һәм минем хисләр» дигән темага чара үткәрде. 

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга үзләренең хисләрен белгертә өйрәнү, тирә-юньдәгеләрнең хисләрен һәм кәефләрен сизә белү.

Хисләр – психик процессларның үзенчәлекле төре, алар кешенең тормыштагы вакыйгаларын, нинди дә булса әһәмиятле булган хәлләр (шатлык, курку, сөенеч) кичергәнен аңлата.

Чараны психолог «Хисләр. Нинди хисләр була. Кем хисләр тудыра ала.» – дигән әңгәмәдән башлады. «Хисләр йомгагы» күнегүендә катнашучылар рәттән бер бер артлы үзләре белгән хисне әйтеп җеп йомгагын тапшырдылар. «Үз хисеңнең рәсеме» күнегүендә һәр катнашучы үзенең булган хисен кәгазьга төшерде. «Сизеп ал әле!» күнегүендә ым һәм йөз хәрәкәте белән күрсәткән хисне башкалар сизеп алып әйтергә тиеш иде.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар үзләренең хисләрен күрсәтеп, бер-берсенең кәефләрен күтәрделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чираттагы шатлыклы вакыйга булып узды. «Чын йөрәктән» музыкаль марафон кысаларында өлкәннәребезгә тагы бер  музыкаль сюрприз тәкъдим ителде. Бу юлы концерт белән якташларыбыз, Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге укучылары Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты Гыйльфанов Рөстәм һәм яшь, танылган якташыбыз – җырчы Айгөл Гардисламова куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International