ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2018 ел
шимбә

Җәй. Елның бу фасылында балалар аеруча зур теләк белән спорт чараларында, уеннарда уйныйлар. Зур төркем тәрбияче Ибрагимова И.П. “Спорт сөюче гаилә”, дигән спортив чара үткәрде. Балалар үзләренең абыйлары, энеләре, аналары белән көч сынашты. Бу чарада дустанә атмосфера хөкем сөрде. Барысы да бик теләп уйнадылар, сикерделәр, төрле биремнәр үттеләр. Мондый уеннар балаларны якынайта.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

                                                                                                                                               

 

Питрәч районы”Шатлык” приютында мәктәп яшендәге балалар белән “Пиратлар хәзинәсе” дигән уен үткәрелде. Уенда балалар пират костюмнарын әзерләүдә  үзләренең иҗади осталыкларын, фантазияләрен күрсәттеләр. Бик теләп интеллектуаль, спорт конкурсларында катнаштыллар. Уенның нәтиҗәләре нигезендә жюри җиңүчеләрне ачыклады һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Балалар зур канәгәтьләнү алдылар.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

           


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International