ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

6 августа Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кондитер һөнәре буенча мастер-класс узды.

  2018 нче елның 6 нчы августында Светофорның туган көне уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары “Сфетофорның туган көне” дип исемләнгән акция уздырдылар. 

Июль ахырында Түбән Кама шәһәренең “Ярыш” спорт комплексында инвалидлар өчен сабантуй үткәрелде.

Чирмешән муниципаль районында “Иреклеләр балаларга» акциясы дәвам итә. Дәүләт бюджет оешмасы “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце” Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һем балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә Муратшин Ильсурны юбилее, 10 яшьлеге белән бъген котладылар.

“Апрель” үзәге балалары кинога бардылар!

Алабуга шәһәрендә Волгоград өлкәсе губернаторының “Сталинград  сугышында җиңүнең 70 еллыгы”  дигән истәлек билгесен тапшыру тантанасы узды.

Бүгенге көндә безнең шәһәребездә Сталинград сугышында катнашкан ике ветеран яши.  Мулла Нәҗипов белән Мирзахмәт Муллахмәтовка әлеге югары бүләкне  Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары  Юлия Абдриева  тапшырды.

Сталинград  бәрелешләрендә җиңү - Мирзахмәт Муллахмәтов өчен горурланырлык бердәнбер сәбәп түгел! Ул – Курск дугасы сугышында катнашучы. Моннан тыш, Румыния, Польша җирләрендә барган бәрелешләрдә, Берлинны алуда катнашкан. Һава десантында, аннары артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранга – 96 яшь!  

Сталинградны саклаучы икенче ветеран - алабугалы Мулла Нәҗипов та бүген мондый югары бүләк иясе булды. Ул Курск дугасында барган аяусыз сугышларның шаһиты. Данлы сугыш кырлары аша, Белоруссия һәм Варшаваны узган. Армиягә 1940нчы елда алынган, 1941 елда сугышка кергән. Румыния чигенә җибәрелгән. Сугыш вакытында шофер булган, үз машинасында эре калибрлы пулемет йөрткән. Дүрт тапкыр яраланган. Быел сугыш ветеранына 100 яшь тулган.

 Әкият сондыгы

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе  11 инвалид бала белән тәрбияче Гыйлжетдинова Г.Р. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 02нче августа 14нче китапханәгә кунакка бардылар. Китапханәче Павлова Н.Ю. “Әкият сондыгы” исемле викторина уздырды, китапханәче эше турында анлатты. Балалар яраткан әкиятләрен, аларнын авторларын, персонажларын искә төшерделәр. Үзләренә кичен укырга китаплар сайладылар.

3 августта  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе Спасс ярминкәсендә катнашты.

06.08.2018 Астра темәкләндәрү үзәгендә.

6 август көнне Югары - Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. балалар белән берлектә «Туган көнең белән, Светофор» дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International