«Скандинавия йөреше» технологиясы

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан РеспубликасыХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәткүрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 19 социаль хезмәткәр, 144 өлкән кешегә социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтә.

Социаль хезмәт күрсәтү бүлеген дә хезмәт күрсәтүче өлкән яшьтәге гражданнар «Скандинавия йөреше» технологиясе белән бик теләп шөгыльләнәләр һәм бүгенге көндә һава торышы җәяү йөрергә мөмкинлек бирә.

"Скандинавия йөреше"-ул йөрергә сәләтле теләсә кайсы кеше өчен туры килә торган универсаль спорт төре. Бары табиб күрсәткән урын-җир режимы гына шөгыльләнү өчен бердәнбер каршылык була ала. Скандинавская йөреше гомуми физик кунегүләргә керә.Таякка таянып йөрү өлкәннәргә үзләренең хәрәкәт активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Мускулларга,тәннең сөяк корсетына, умыртка баганасына һәм кешенең эчке органнарының табигый халәттә урнашуына ярдәм итә.  Йөргәндә, таяклар белән этәреп, тәннең өске өлешенә йөкләнеш арта һәм энергия чыгымы кубәя.

 җәяү йөргәннән соң безнең хезмәт күрсәтүчеләрнең  кәефләре күтәрелә һәм иммунитетлары ныгый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International