Әтнә районында шахмат турниры

2019 елның 15 ноябре, җомга

2019 елның 15 ноябрендә Әтнә муниципаль районы оешмалары арасында үткәрелүче Спартакиада кысаларында, «Ашыт» мәдәни-спорт комплексы базасында шахмат буенча ярыш узды. Ярыш сәламәт яшәү образын һәм шахмат спортын пропагандалау максатыннан үткәрелде. Турнирда «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән социаль хезмәткәр Г. Ф. Кәлимуллина да катнашты.  Катнашучылар бик җитди әзерләнделәр һәм һәркем җиңәргә теләде. Ярыш узган мәйданчыкта үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде: күтәренке кәеф һәм көрәш рухы сизелде. Азакта ярышта катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International