ОСОД эшендәтехнологияләр.

2019 елның 15 ноябре, җомга

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәзерге вакытта 146 өлкән яшьтәге кешегә 19 социаль хезмәткэр эш күрсәтә. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә инновацион технологиялар кулланалар.

Бүгенге көндә социаль хезмәткәрләр эш дәверендә "фототерапия" технологиясен кулланалар, бу исә өлкән яшьтәге гражданнарның рухи тормышын баетуга, социаль һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә һәм үстерүгә, аларның коммуникатив күнекмәләрен һәм тормыш белән кызыксынуга мотивациясен үстерүгә ярдәм итә.

Социаль хезмәткәрләр учетта торган өлкәннәребезнен гаилә альбомнарын, элеккеге чор  фотографияләрен карап, яшьлекләрен искә төшерәләр, мондый кунекмәдән сон аларның физик һәм психологик хәле яхшыра, эмоциональ киеренкелек кими.

Инновацион технологияләр куллану безнең хезмәт күрсәткән өлкән яшьтәге гражданнарга уңай тәэсир.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International