Көзге бал

2019 елның 15 ноябре, җомга

       Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм алучылар Мамадыш шәһәрендә үткән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган “Көзге бал» да катнашты.

       Барлык җыелган кешеләрне бәйрәм белән Мамадыш муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Рылов Олег Юрьевич, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Кекишева Наталья Викторовна котлады. Алар һәр кешенең  матур, шатлыклы, көр булып калуларын теләде.

      Чарада “Кышкы чия”,” Миләшкәй” фольклор ансабльләре катнашты. Концерт номерларыннан тыш төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җырладылар, биеделәр, конкурсларда актив катнаштылар. Көзге бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International