Мамадыш интернат-йортында " Могҗизалар кыры» уены

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

       Шушы көннәрдә Мамадыш интернат-йортында «Дөньяның сирәк яшелчәләре» дигән темага « Могҗизалар кыры” дип аталган танып-белү һәм күңел ачу уены уздырылды. Әлеге чараның максаты булып коллективта дустанә атмосфера тудыру һәм өлкәннәрнең фикерләвен үстерү иде. Уенчылар хәрефләр буенча сүзләрен уңышлы чиштеләр һәм лаеклы бүләкләр алдылар. Уенда катнашучылар  көндәшләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәттеләр һәм яхшы кәеф алдылар. Җанатарлар барлык катнашучыларга да актив ярдәм күрсәттеләр. Җиңүче булып Нәҗмиев Мирсәит  танылды. Катнашучылар да, тамашачылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International