«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Үс, минем Татарстаным!” дигән танып – белү әңгәмәсе үтте

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның  22 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Үс, минем Татарстаным!”  дигән танып – белү әңгәмәсе үтте.

Аның максаты булып Татарстан турында балаларның белемен киңәйтү һәм патриотик хисләрен тәрбияләү торды.

Әңгәмә барышында балалар Татарстанның символикасын, шәһәрләрнең атамаларын, милли ашамлыкларын, истәлекле урыннарын искә төшерделәр.

Безнең Ватаныбюызның байлыгын һәм табигатенең төрле булуын билгеләделәр.

Шөгыльләнүнең ахырында һәр бала үз ватаны турында сөйләп үтте. Нәтиҗә ясалды- кайда гына яшәсәң дә үз ватаныңны, туган телеңне яратырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International