«Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова, интернетка бәйлелекне кисәтү буенча эш кысаларында, 14-16 яшьлек 130 яшүсмер өчен бөтендөнья челтәре алып барган куркынычлык турында мәгълүмат бирү максатыннан, «Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул» дигән дәрес үткәрде.

Дәрес Кимберли Янгның «Интернет-бәйлелек тесты» методикасы ярдәмендә төркемле психодиагностика белән башланып китте. Тикшеренү нәтиҗәсендә катнашучыларның 18 процентында интернет бәйлелекнең беренче билгеләре булуы ачыкланды, ягъни аларга вакытны реаль һәм виртуаль дөньяда бүлүгә игътибар итәргә кирәк. Интернет-янаулар санын бөтен кеше дә күз алдына китерми. Шуңа күрә психолог суицидка өндәүче сайтлар кебек темаларны җентекләп аңлатты, интернет буллингның нәрсә икәнен сөйләде, милләтара ызгыш уятуны үз эченә алган «Алма», «Геймер», «Дошман», «Дус», «Интернет-блогер» күнегүләрен күрсәтте, аларның ничек гамәлдә булулары турында сөйләде. Баш мие штурмын үткәрү барышында интернетта куркынычсызлык чараларына нәрсәләр керүен ачыкладылар. Җаваплар төрле иде: кемдер таныш булмаган рекламага игътибар итми, кемдер үзенә билгесез булган кулланучыларны дусларына кушмый, кемдер үзенең яшьтәшләре аша аңа нинди виртуаль хезмәтне тагарга маташуларын белергә омтыла.

Нәтиҗәдә, яшүсмерләр әлеге очрашуда күтәрелгән темаларның күбесе алар өчен өчен яңа тема булуын, «интернет-буллинг» һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләрнең дә булуын, җинаятьнең бу төре өчен нинди җәза каралуын, виртуаль агрессиягә дучар булган очракта координаталар, кая мөрәҗәгать итәргә була һ.б. белүләрен әйттеләр. Алга таба интернет-киңлектән дөрес файдалану өчен психолог барысына да «уңайлы монстр» белешмәлекләрен таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International