«Әни+бәби". Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Балаларның сәламәтлеге аларның әти-әниләре кулында! Салкын тию авыруларыннан һәм алар белән бәйле өзлегүләрдән качу өчен эпидемия башланганчы ук профилактик чаралар турында уйланырга кирәк. Шушы максатта Түбән Кама «Веста» үзәгенең «Әни+бәби" клубына “Балалар өчен сәламәтлек үзәге” мөдире табиб-педиатр Диләрә Вәлиева чакырылды.

Диләрә Рәфкатовна катнашучыларга балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеге турында сөйләде. Дөрес туклану темасын да кузгатты: балалар ризыгында һәрвакыт җиләк-җимеш һәм яшелчә булырга тиеш, чөнки алар мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен витаминнар чыганагы булып тора. Салкын тиюдән балалар өчен иң яхшы кисәтү – кулларны җентекләп сабынлап юу. Шәхси гигиенадан тыш, биналарны җыештыруга да игътибар итәргә кирәк. Вируслар өслектә 2-3 сәгатьтән артык яшәми. Шуңа күрә салкын вакытта дезинфекция чаралары белән җыештыру эшләрен ешрак башкарырга кирәк. Дезинфекция чаралары вирусларны тулысынча юкка чыгара һәм бинада кулланыла торган дезинфекция чараларын тулысынча җилләткәнче алар барлыкка килүгә каршы тора. Бинаны ешрак җилләтергә кирәк. Шулай ук Диләрә Вәлиева балалар организмын салкын тию авыруларыннан саклауның ышанычлы ысулы булып чыныгу тора, дип сөйләде. Чыныгу кагыйдәләрен санап үтте. Кешеләр күп җыелудан качарга киңәш итте. Әңгәмә ахырында балаларга салкын тиюне кисәтү эшен авырулар котырган чорда гына түгел, ел дәвамында шөгыльләнергә киңәш итте. Иммунитетны ныгытуга зур игътибар бирергә өндәде.

Очрашу барышында ата-аналар үзләрен борчыган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Катнашучылар табиб педиатр белән очрашудан бик канәгать калдылар, файдалы киңәшләре өчен аңа рәхмәт сүзләре белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International