«Әкиятләр күп нәрсәгә өйрәтә…»

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

2019 елның 9 октябрендә «Татар Томбарлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә тэрбия һәм белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесендә, Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 1 нче участокның балигъ булмаган балалары өчен әкият терапиясе технологиясен кулланып, «Әкиятләр күп нәрсәгә өйрәтәләр...»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде. Дәрес юнәлдерелде:

- таныш булмаган кешеләр белән аралашканда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен гомумиләштерүгэ;

 - яңа материалны үзләштерү сөйләм, логик фикерләү, игътибарлык, таныш булмаган кешеләр белән аралашуда белем һәм күнекмәләрне үстерүгэ.;

- мөстәкыйльлек, саклык тәрбияләугә;

- балаларны «гаилә» төшенчәсе белән таныштыруга;

- гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү, мәхәббәт хисе һәм гаилә әгъзаларына карата кайгыртучан мөнәсәбәте тәрбияләүгэ.

Дәрес башланыр алдыннан элек укылган «Кызыл Калфак», «Песи, Төлке һәм Әтәч», «Колобок» әкиятләре буенча фикер алышу булды. Килеп туган тормыш хәлләрен җиңел аңлау өчен, «Куркынычсыз – Куркыныч " уенын уйнадылар. «Гаиләм» төшенчәсе белән таныштылар, гаилә әгъзалары турында табышмакларга җавап бирделәр һәм дәрес ахырында төсле карандашлар белән «Минем нык гаиләм»темасына рәсем ясадылар.

Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан бу дәрес балалар йөрәгендә генә түгел, хәтердә дә калсын өчен гомуми фото ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International