Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” " Спортлы Татарстан "

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә "Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында " Спортлы Татарстан " дигән чара узды. Г.Р. Мөхәммәтшина,  Л. И. Галиева, Л. А. Ганиева, А. Р. Сабирова әкият геройлары катнашында спорт - күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар күңелле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар, төрле әкият геройларына авырлыкларны җиңеп чыгарга булыштылар. Чара барышында балалар кыюлык, дуслык хисе, үзара ярдәмләшүгә омтылыш, бер-берсенә карата игелекле мөнәсәбәт күрсәттеләр.

Шәхеснең физик үсеше мөһим булуы һәркемгә яхшы билгеле. Шуңа күрә үзәкнең төп бурычларыннан берсе - балалар организмын камилләштерү, аның эшкә сәләтлелеген арттыру. 

Үзәк мәйданында көлү, тавыш һәм күңел ачу хөкем сөрде. Барлык балалар да зур канәгатьлек һәм бик күп тәэсирләр алдылар. Бәйрәм балаларга аларның ярыш рухын күтәрергә, командада эшли белергә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International