«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “ Без бергә ” дигән спорт чарасы үтте

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның  11 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” дигән спорт чарасы үтте.

Чараның төп максаты – балаларга физик тәрбия бирү һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвеше лүнекмәләрен формалаштыру.

Бу балалар өчен зур бәйрәм булды. Катнашучылар ике командага бүленделәр. Беренче биремдә барыса да күңелле заряд алдылар, флеш – моб үткәрделәр. Балалар тәрбияче артыннан дәртле көйгә хәрәкәтләр кабатладылар. Командаларга төрле биремнәр бирелде: кашык белән йөгерү, туп һәм таяк белән хоккей уйнау. Чын спорт уеннарындагы кебек җанатарлар да булды.

Чара бик күңелле һәм кызык булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International