Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Актив озын гомерлелек» исеме астында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Җәлил интернат-йортында социаль җаваплылык, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек, халыкның гражданлык активлыгын күтәрү максатыннан, «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында 11 сентябрьдә психолог Нәҗметдинова Г. М. җитәкчелегендә физкультура-сәламәтләндерү чаралары оештырылды..   Программада скандинавия таякларын кулланып  команда ярышлары, күңелле музыка астында сәламәтләндерү гимнастикасы, тупларны кәрҗингә ату булды.  Болар барысы да өлкән яшьтәге кешеләрнең физик хәлен яхшыртуга ярдәм итә. Безнең өлкәннәребез күтәренке күңел һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Мондый сәламәтләндерү чарасы  безнең интернатта яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә.

Катнашучылар саны:  20 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования