"Веста" үзәгендә "Котлау һәм теләк теләү" дип аталган темага дәрес үтте.

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Башкалар белән мөнәсәбәтләрне модельләштерү буенча “Уйнап өйрәнәбез” программасы кысаларында “Веста” үзәге белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән “Котлау һәм теләк” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: бәйрәм көне һәм бәйрәм сүзләре турындагы күзаллауларны чагыштырырга өйрәнү, гади сөйләм теленә котлау һәм теләкләр әйтүне кертү.

Бу дәрестә белгеч балаларга безнең тормышыбызда бик күп төрле бәйрәмнәр булуын, һәм аларда, мәгълүм булганча, кешеләр бер-берсен котлыйлар һәм нинди дә булса теләкләр телиләр икәнлеген сөйләде. Бигрәк тә кешеләр туган көннәрен көтәләр. Бу көнне юбилярны котларга һәм аңа бүләкләр бүләк итәргә кабул ителгән. Ә менә нәрсә бүләк итәргә һәм аны теләргә кирәк, чөнки һәр кешенең үз карашлары һәм гадәтләре бар. Шулай ук башка бәйрәм даталары да бар, әлеге бәйрәмнәрдә дә кешеләр бер-берсен котлыйлар һәм бүләкләр өләшәләр. Аларга Яңа елны бәйрәм итү, 8 Март, 23 февраль көннәре керәләр. Соңыннан барысы да бергәләшеп котлау тексты төзергә, бүләкне дөрес сайларга һәм аны бирергә өйрәнделәр. Текстларын төзеп котлау сүзләрен җиткергәндә катнашчылар адресатны мактарга, аңа шатлык хисен белдерергә, игътибар күрсәтү мөмкинлеге булуын аңладылар. Шулай ук, балалар кешенең яшенә карап, теләкләрнең төрле булачагын белделәр.  

Дәрес ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, бүләкләрне алу гына түгел, бүләк итү дә күңелле булуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования