Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Осовец крепостен саклау» дигән темага төркемле дәрес үтте

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала өчен «Осовец крепостен саклау» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Осовец крепосте һәм анны саклау тарихы белән таныштыру.

Дәресне белгеч “Патриотизм - ул көчле һәм матур, бөек һәм куәтле илгә генә түгел, ә хәерчелек, аңлаешсызлык, ызгыш-низаглары булган вакытта да үз илеңә мәхәббәт чагылышы. Нәкъ менә хәзерге вакытта ватанпәрвәрлек, гражданлык, үз илең язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү-мәгарифнең иң мөһим бурычларының берсе" дигән сүзләр белән башлап китте.

Аннан соң белгеч, балалардан нәрсә ул Осовец һәм аның кайда икәнен беләләрме дип сорады. Балалар аның ныгытма (крепость) икәнлеген әйттеләр, әмма артык җентекле мәгълүмат бирә алмадылар. Балаларга җавап биргәннән соң белгеч Осовице елгасы янында (хәзерге полякиянең Осовец-Крепость шәһәре), Белоруссиядә Белосток шәһәреннән 50 км ераклыкта Бобры елгасында төзелгән терәк ныгытма булуын сөйләде. 1795 нче елдан 1918нче елга кадәр бу территория Россия империясе составына керә. Ныгытма стратегик әһәмияткә ия булган районны саклау максаты белән төзелә, чөнки нәкъ менә аның арасында Көнчыгыш Пруссиядән һәм Австриядән Россия империясенең көнбатыш районнарына юл үтә. Менә шушы ныгытма өчен канлы көрәш барлыкка килә дә инде, ул рус солдатлары һәм офицерларының батырлыгын һәм чыдамлыгын тулысынча раслады. Тыңланылган мәгълүматтан соң, балалар шул чор вакыйгалары турында сөйләүче «Унөченче ротаның мәңгелек хәтере» видеоролигын карадылар.

Очрашу ахырында, балалар үзләренең хис-кичерешләре һәм ишеткәннәре турында нәтиҗәгә чыгардылар: рус солдатларының үлемсез батырлыгын истә тотарга һәм аларның батырлыгына һәм геройлыгына тиңләшергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International