Беренче сынаулы чыгышлар ясалды.

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның 1 нче сентябреннән Теләче муниципаль районында «Демография» мили проектының "Өлкән буын" проекты тормышка ашырыла башлый. Аның бер юнәлеше фельдшер-акушерлык пунктына яки үзәк район хастаханәсенә кадәр барып җитә алмаучыларга диспансеризация үткәрү өчен исәпләнгән.

Авыл җирендә яшәүче ялгыз һәм ялгыз яшәүче, инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүче гражданнар арасыннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне «Теләче муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе” автотранспорты белән медицина оешмаларына илтү оештырылачак.

Бүген, 2019 елның 14 августында, Теләче муниципаль районының Әбде һәмҮзәк авылларыннан узәк хәстәхәнәгә беренче  сынаулы чыгышлар ясалды. Барлыгы 14 кеше диспанцеризациягә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International