А. Д. Сахаровның тууына 100 ел

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 17 июлендә  А. Д. Сахаровка 100-яшь тулу уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең социаль хезмәткәре  Аскарова Гөлләрия Роберт кызы җитәкчелегендә Яңа Мичән авыл китапханәсенә сәяхәт иттеләр. Китапханә хезмәткәре Сәйфетдинова Фирдәвес Ясави кызы өлкәннәрне хокук сакчысы, академик,  Нобель премиясе лауреаты Андрей Дмитриевич Сахаров биографиясе белән таныштырды.  Ул аның фәнгә керткән өлеше, казанышлары турында сөйләде. Шулай ук китапханә хезмәткәре Сәйфетдинова Ф. Я. өлкәннәрне китапханәләрнең электрон каталоглары һәм ресурслары белән таныштырды. Интернет аша ничек китаплар укырга, төрле мәгълүмат белән кызыксынырга икәнлеген күрсәтте.

Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен китапханә аралашу һәм карашны үстерү өчен уңай урын.        

   Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, китапханә хезмәткәренең кызыклы сөйләве белән өлкәннәребез бик канәгать булдылар һәм аңа яңадан килергә теләк белдерделәр. Экскурсиядә дүрт өлкән кеше катнашты,  ахырында истәлеккә фотога тоштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International