Каникулда балалар иминлеге "Изге йөрәк" ЧИРМЕШӘН

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстанда 2019 елда 629 янгын булган, аларда 41 кеше үлгән, шул исәптән өч бала да.

Янгын чыгуның сәбәбе еш кына балалар шуклыгы белән бәйле. Фаҗигаләр ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Хәзер җәйге каникулларның кызган чагы һәм күп кенә балалар өйдә караучысыз кала. Шуңа да балалар катнашында янгын очраклары күбәя.

“Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча даими рәвештә профилактик эш алып баралар. Алар балаларны электр җиһазлары белән дөрес эш итәргә өйрәтәләр, ә ата-аналарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International