“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мини-бочча уены

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында рекреацион эшчәнлек кысаларында мини-бочча уены үткәрелде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны социаль җайлаштыру, төркем белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе алу һәм аларның актив ялын оештыру иде.

"Бочча» уены, церебраль параличның авыр формаларын тернәкләндерүдә  заманча үсеп килүче спорт төре булып тора, уенчыларның физик үсешенә, организмына, аларның кәефләренә йогынты ясый һәм үз-үзен бәяләү арттыра.

Яшь социаль хезмәт алучылар бу уенның җиңеләйтелгән төрен тәкъдим иттеләр һәм мини-бочча дип атадылар. Алар яңа уенны бик теләп һәм энтузиазм белән үзләштерделәр. Ярышта ике команда да икешәр уенчы катнашты. Аларның һәркайсы бер йөреш өчен 4әр шар алды. Уен спорт азарты белән узды, уңай эмоцияләр тудырды.  Катнашучылар киләчәктә мондый уенның мәдәни-ял эшчәнлеге кысаларында кулланылуын тәкъдим иттеләр.

Чарада 4 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International