Саба муниципаль районының "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр "Нарат" боз сараенда булдылар

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

 16 июлдә балалар Лесхоз бистәсендә урнашкан «Нарат» боз сараенда булдылар. Тимераякта шуу бик популяр спорт төре булып кала, тимераякта өлкәннәр дә, балалар да бик теләп шуалар. Күпләр тимераякларны яхшы шуа белә, әмма кайбер балалар беренче тапкыр бастылар, ләкин үзләренең кыюлыклары һәм үҗәтлекләре белән шуарга өйрәнделәр!

Барысы да канәгать калды, бик күп уңай эмоцияләр алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International