"Чиста яр". Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

"Чиста яр" бөтенроссия экологик акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәткәрләре шәһәр пляжын һәм яр буен җыештырырга чыктылар. Максаты: яр буе территориясендә уңай экологик хәл булдыру.

 Перчаткалар һәм капчыклар алып, хезмәткәрләр берничә сәгать эчендә кызыну урынын һәм яр буе территориясен тәртипкә китерделәр. Яр буенда ял итүчеләр калдырган чүп-чарны җыйдылар. Хезмәтләренең бөтен әһәмиятен аңлап, күңелле, энтузиазм белән эшләделәр. Һәм моның нәтиҗәсе булып чиста яр буе булды.

 Үзәк хезмәткәрләре ярларның чиста калачагына, ә кешеләр табигатькә саграк мөнәсәбәттә булачагына ышанасы килә, дип билгеләп үттеләр. Чөнки бөтен кешенең дә чиста яр буенда һәм тәртиптә ял итәсе килә. Әйләнә-тирә табигатьне балалар һәм оныклар өчен саклап калу безнең мәнфәгатебездә һәм көчебездән килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International