«Җәйге эшләпә” конкурсы

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

     

      2019 елның 18 июнендә безнең  “Кайгырту” приютында «Җәйге эшләпә»конкурсы узды. Конкурсның максаты: Балаларның баш киеме турында күзаллауларын киңәйтү. Балаларга эшләпә бәйрәме оештырырга. Хәрәкәт күнекмәләрен  үстерү (тизлек, җитезлек, көч, төзлек, хәрәкәтләрне координацияләү). Коллективизм хисе, көндәшлек, дуслык, дусты өчен кайгыртучанлык тәрбияләргә. Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге барлык балалар да катнашты. Баш киемнәренең төрле модельләре тәкъдим ителде: эшләпә, панамкалар, кепкалар. Балалар үзләренең баш киемнәрен күрсәтә алдылар. Һәм әйтергә кирәк, алар моны бик теләп эшләделәр.

      Чара барышында балалар баш киемнәре турында табышмаклар чиштеләр, биеделәр, эстафетада катнаштылар.

      Конкурс ахырында приют тәрбиячесе Наилә Ильясовна балаларны котлады һәм барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International