Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Безнең тату гаилә» дигән чара узды

20 май 2019 ел., дүшәмбе

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен «Безнең тату гаилә» дигән чара уздырды. Максат: балаларның гаилә турында булган күзаллауларын ачыклау, гаилә әгъзалары арасында игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген күрсәтү.

Чара башында белгеч катнашучыларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннары белгеч балалар белән берлектә «гаилә» дигән сүзнең әһәмиятен ачты, балалар гаилә турында сорауларга җавап бирергә тырыштылар: нәрсә ул гаилә, ул кайчан барлыкка килә, ни өчен кирәк, ни өчен без яраткан кеше белән берлектә гаилә төзергә омтылабыз, гаилә һәр кеше тормышында нинди әһәмияткә ия һ.б.

Соңыннан балалар табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр искә төшерделәр, гаилә турында җырлар һәм такмаклар җырладылар. «Гаилә викторинасы» конкурсы үткәрелде, анда катнашучылар гаилә турында төрле сорауларга җавап бирделәр, «Гаилә – ул.. " дигән сүзтезмәне дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования