ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТY һӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ МИНЗӘЛӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОННЫНДАГЫ ХАЛЫКНЫ СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ КОМПЛЕКСЛЫ ҮЗӘГЕ СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Хөрмәтле гражданнар!

     Учреждениедә өлкәннәр һәм инвалидларны тәрбиягә алу гаиләләре төзү буенча эш алып барыла!

          Картлык –ул, кагыйдә буларак, реаль тормышта яшәр өчен ярдәмгә мохтаҗ булган период. Бигрәк тә бу  ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарның төп проблемасы: ялгызлык, психик дискомфорт, үзеңне кирәкмәс итеп тою, төшенкелеккә бирелү, үзеңә-үзең хезмәт күрсәтә алмаслык дәрәҗәдә сәламәтлекнең какшавы, мохтаҗлык. Өлкәннәргә һәм инвалидларга күрсәтелеп килүче гамәлдәге социаль хезмәт формалары  белән бер рәттән, яңа формалар да барлыккка килә, шулар арасында мөһим урынны өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә төзү алып тора.

     Өлкәннәрне тәрбиягә алучы гаилә, ялгыз өлкән яшьтаге гражданнарны һәм инвалидларны, өлешчә һәм тулысынча  үзен-үзе карау мөмкинлеге булмаган һәм сәламәтлеге аркасында өзлексез ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне кайгыртуны күздә тотып төзелә. Социаль хезмәт күрсәтүнең бу формасының төп максаты- ялгыз гражданнар өчен гаилә даирәсе булдыру, аларга психологик тернәкләндерү һәм социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү.  Өлкәннәрне тәрбиягә алучы гаилә- ялгыз өлкән кешегә ялгызлыктан чыгу өчен бик яхшы мөмкинлек. Гаилә әгъзаларының кайгыртучанлыгын тойган хәлдә, өлкәннәр, үзе турында борчылуларын, хөрмәт итүләрен, санлауларын  аңлый башлыйлар

Социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе «Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тәрбиягә алучы гаилә оештыру эшләре алып бара. Мәҗбүри шарт булып, проектта катнашучыларның өч яклы килешү (өлкән кеше, тәрбиягә алучы гаилә, социаль хезмәт күрсәтү үзәге) төзүе тора. Килешүдә тәрбиягә алучы гаилә төзү тәртибе, хокуклары һәм вазыйфалары, килешүне өзү шартлары җентекләп аңлатылган. Килешү, өлкән кешегә дә, тәрбиягә алучы гаилә өчен дә яклау гранты булырга тиеш.

 

Тәрбиягә алучы гаилә төзү сораулары буенча мөрәҗәгать итү телефоннары:

Тел.: 88(5555)3-14-52; 88(5555)3-13-43

Безнең адрес: Минзәлә шәһәре,

Коммунистическая урамы, 11 нче йорт

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования